Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Дөньядагы иң зур басма Коръән Гиннеслар китабына кертелде
2012 елның 17 феврале, җомга
ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондына Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән “Гиннесның дөньякүләм рекордлары сертификаты” килде.
Сертификатта “Дөньядагы иң зур басма Коръән: аның биеклеге – 2 метр (6 фут 6,74 дюйм), киңлеге – 1,52 метр (4 фут 11, 84 дюйм) һәм калынлыгы - 0,17 метр (6, 69 дюйм). «ARC Group s.r.l.» компаниясе (Италия), осталар Неджан Братасевеч, Андрей Чернатич (Словения) һәм Мауро Лоче (Италия). тарафыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол-Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылды”, - дип язылган.
Коръән басмасы Кол Шәриф мәчетендә язга кадәр торачак. Аннан соң китапны Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул Идел буе Болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.
Эксклюзив Коръәнне бастыру инициативасы белән “Акибанк” ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов чыккан иде. Идея республиканың “Яңарыш” фонды ярдәме һәм “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхсән булышлыгы белән тормышка ашырылды.
Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз