Бүген борынгы Болгар җирендә ел саен үткәрелә торган “Изге Болгар җыены” узды. Быел бу чарага Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 1100 делегат килгән иде.
Иртән Болгар ислам академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Россия Мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
“Без күп милләтле зур җәмгыять булып яшибез. Милли мәдәниятне һәм телебезне саклап калу бик кыен. Бигрәк тә кеше үз милли республикасыннан еракта яшәсә. Шуңа күрә дә башка төбәкләрдә бу эшне без, беренче чиратта, мәчетләр аша, имамнар аша башкара алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген Россия мөселман илләре белән актив хезмәттәшлек итә. “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме илебезне популярлаштыру буенча зур эш башкара, Россия Президенты кушуы буенча Төркемне Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Ел саен Төркем утырыш уздыра (2015 елда – Мәскәүдә, 2016 елда – Казанда, 2017 елда – Грозный шәһәрендә).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit” халыкара икътисадый саммиты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы белән төпле багланышлар урнаштыру буенча нәтиҗәле инструмент булып тора.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россиядә бүген 20 миллионнан артык мөселман яши. “Исламча яшәү рәвеше өчен тиешле инфраструктура кирәк. Хәләл ризык кына түгел, хәләл сәламәтлек саклау да, хәләл мәгариф һәм хәләл туризм да. Бу тармакны үстерү бизнес үсешенә дә өстәмә этәргеч булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ислам мәгарифенә аерым басым ясады. “Күп кенә кешеләр традицион ислам динендә, әмма бу динне үзләренең теге яисә бу мәнфәгатьләренә ирешү өчен кулланучылар да бар. Шуңа күрә дин галимнәре әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге очрашу Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча оештырылган Болгар ислам академиясендә уза. Төгәл вертикаль булырга тиеш: мәдрәсә, институтлар, академияләр. Дәүләт катнашыннан башка әлеге процесс мөмкин түгел”.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Изге Болгар жыены” гадәттәгечә Изге Болгар шәһәрендә уза. Соңгы 8 елда борынгы шәһәрчек күзгә күренеп үзгәрде. Монда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның өлеше гаять зур.
“Быел без Болгарны торгызуга бәйле төп эшләрне тәмамлыйбыз. Чаралар ЮНЕСКО нормалары һәм тарихи объектларны торгызу фәне нигезендә башкарылды. Бүгеннән Изге Болгар шәһәре бөтендөнья универсаль хәзинә булып санала, шуңа да ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде”, - диде Минтимер Шәймиев чыгышында.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе искәрткәнчә, бүген программаның икенче этабы – әлеге территорияне үзләштерү башлана. “Бу җирләр „эшләп китәргә“ тиеш. Бу – бөтен дөньяга мәгълүм изге җирләр, ә без аны тулысынча файдаланмыйбыз әле. Яшьләр белән эшне дә оештырырга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 60 нчы елларда Борынгы Болгар шәһәрендә беренче мәртәбә булуы турында сөйләде. Шуннан бирле бу җирләр бик нык үзгәрде: яхшы юллар салынды, туристлар өчен инфраструктура корылды. “Мәчет, академия, музейлар төзелде”, - диде ул.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Болгар ислам академиясе белән КФУ арасында килешү имзалану турында хәбәр итте. Килешү буенча Академия студентлары КФУ китапханәсе фондында үзләренә кирәкле материаллар белән эшли алалар, аерым алганда, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә.
Аннары кунаклар Болгар шәһәрлегенә юнәлделәр, анда Болгарда рәсми рәвештә ислам кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар жыены” бәйрәмен ачу тантанасы узды.
“Бүген без бу изге җирдә ата-бабаларыбызны искә алырга дип җыелдык. 922 елда монда тарихи вакыйга булган: Идел Болгары үзе теләп ислам кабул иткән. Безнең өчен бу изге җир”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел Изге Болгар җире үзгәрә бара. Татарстан Республикасы Президенты “Яңарыш” фондына һәм шәхсән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә рәхмәтләрен җиткерде”Аның эшчәнлеге республикабыз файдасына гына түгел, бөтен ил файдасына юнәлгән. Эш нәтиҗәләре искиткеч – 2014 елда ук инде Изге Болгар шәһәре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу аның абруен күтәрде һәм данын бөтен дөньяга таратты”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Изге Болгар территориясен археологик өйрәнү программасы иң югары дәрәҗәдә оештырылды һәм бүген азагына якынлашып килә. Аның сүзләренчә, монда киләчәктә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшьләр өчен төрле проектлар оештыру күз алдында тотыла.
Алга таба котлау телеграммалары укылды, шулардан: РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкодан һәм Федераль милләтләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Игорь Бариновтан.
Шулай ук бәйрәм кунакларын Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.
Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунаклар күмәк өйлә намазында катнаштылар.
Минтимер Шәймиев һәм ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендәге яңа экспозицияләрне карадылар.
Шулай ук Минтимер Шәймиев һәм Әсгать Сәфәров балалар язучысы Абдулла Алиш тормышына, иҗатына һәм сугышчан каһарманлыгына багышланган музейда һәм XVII гасырдан алып безнең көннәргә кадәр Идел буенда яшәгән кешеләр тормышы турында тарихи материаллар куелган музейда булдылар.