Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшырды
2012 елның 2 марты, җомга
Бүген “Пирамида” сәхнәсендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
“Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйгенең 15 еллык тарихы бар. Бәйгенең максаты – хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотиплраны үзгәртү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кызның уңай образын тудыру. Шушы 15 ел эчендә бәйгедә катнашу шартлары да, номинацияләре дә үзгәреш кичергән. Булдыклы гүзәл затларны бәяләүче конкурста “Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән” номинациясе барлыкка килгән.
Быелгы бәйге 11 номинациядә үткәрелде. Конкурсантлар “Хатын-кыз -бизнес-леди”, “Язмышым - һөнәрем”, “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе”, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Өченче яшь герое”, “Изге йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер”, “Аеруча танылу” номинацияләрендә бәяләнде.
Бәйгенең муниципаль этабында катнашкан меңнән артык кеше арасыннан 200 дән артыгы зона турларына узган. Алар 18 гыйнвар-10 февраль көннәрендә Апас, Арча, Алабуга, Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Нурлатта үткән. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баручы ханымнар өчен булдырылган “Өченче яшь герое”, шулай ук “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинацияләре катнашучыларның аеруча күп булуы белән аерылып торган.
Финалистларны хөрмәтләү тантанасы заманча мәгълүмат технологияләре мөмкинлекләре тагын да киңрәк файдаланылган “Ел хатын-кызы” дигән интерактив прологтан башланды.
Финалистларны сәхнәгә чакырып бүләкләүләрдән соң, җиңүчеләрне игълан итү өчен сәхнәгә бәйге комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева чыкты.
Быел юбилей елы булганга, традициядән бераз читкә китеп, бүләкләү “Аеруча танылу” номинациясе җиңүчеләреннән башланды. Алар - 15 ел дәвамында бәйгене уздыруда ярдәм иткән ышанычлы партнерлар: "Майский” агрокомбинаты генераль директоры Илшат Ганиев, “Мелита” ААҖ генераль директоры Рәис Гомәров һәм “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов. Аларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, дипломнарны Зилә Вәлиева тапшырды.
Башка номинацияләргә килгәндә, “Хатын-кыз - бизнес-леди” номинациясендә Яшел Үзәннән Гөлшат Хәлиуллина, “Язмышым - һөнәрем” номинациясендә – Арча районыннан Илсөя Гыймадиева, “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе” номинациясендә – Казаннан Ольга Чугунова, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә медицина фәннәре докторы - Динә Хәсәнова, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә – Кукмарадан Венера Гыйләҗева, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә – Россиянең иң яхшы травмвай йөртүчесе исеменә лаек булган Түбән Камадан Елена Предиена, “Өченче яшь герое” номинациясендә – Любовь Мишина җиңүче исеменә лаеклы булган. “Хатын-кыз – ана” номинациясендә финалга узган күпбалалы өч ананың барысы да жюри тарафыннан җиңүче исеменә лаеклы дип табылган. Алар – Азнакай районыннан Валентина Едутова, Түбән Кама районыннан – Фәридә Зәйнуллина һәм Чаллы шәһәреннән Елена Яруллина. Шунысы игътибарга лаек, 31 яшьтә генә булуына карамастан, Елена Яруллина 10 бала анасы.
“Ир-егет – лидер” номинациясендә Лаештагы күрмәүче һәм начар күрүче балаларга белем бирүче мәктәптә физкультура укытучысы Рамил Каюмов, ә
“Изге йөрәкле ир-егет” номинациясендә финалистларның икесе дә -“Арабелла” капитаны Роман Лизалин белән Саба районыннан Имаметдин Гәрәев җиңгән. Җиңүчеләргә дипломнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Президент белдерүенчә, гүзәл затлар кайсы өлкәләрдә генә эшләми. Тик хатын-кыз кайда гына эшләмәсен, аның иң төп вазифасы әни булуда, йорт җылысын саклауда, дип ассызыклый Президент. “Һәр илнең, төбәкнең, торак пунктның перспективасы гаиләгә, балаларга мөнәсәбәтнең, аларның перспективаларының нинди булуна бәйле. Тормыш дәрәҗәсе һәм гаиләгә яхшы мөнәсәбәт кенә перспектива ача”, -ди ул. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада 20 ел дәвамыда демографик баланска миграция нәтиҗәсендә ирешелсә, узган ел беренче тапкыр табигый үсешкә ирешелгән. Президент моны республиканың иң төп җиңүе дип атады. Татарстан башлыгы бүген республикада гамәлгә ашырылучы барлык программаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тотуын ассызыклады.
Президент республиканың барлык ир-егетләре исеменнән гүзәл затларыбызга рәхмәт белдереп, сәламәтлек, бәхет, һәрвакыт ярату белән яшәүләрен теләде.
Бүген сәхнәдә сөенечле мизгелләр җиңүчеләрне тәбрикләү белән генә чикләнмәде. Чаллыдан 10 бала тәрбияләүче Ярулиннар гаиләсе Президент кулыннан ике дүртәр бүлмәле фатирга торак сертификатын алды.
Казаннан өч бала анасы Алсу Садыйковага ана капиталына 100 меңенче юбилей сертификаты тапшырылды. РФ Президенты Указы белән “Родительская слава” орденына лаек булган Чүпрәледән Валентина һәм Виталий Мулеевларга ТР Президенты бүгенге тантанада әлеге дәүләт бүләген тапшырды.
Залга җыелган ханымнарга иң зур музыкаль бүләкне РФ халык артисты Александр Розенбаум ясады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз