Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музеен карады

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музеен булдыру буенча эш барышы турында күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, “ТСНРУ” ААҖ генераль директоры Юрий Егорушкин, Зөя авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин катнашты.

Киңәшмә Россиядәге бердәнбер Агач археологиясе музее экспозицияләрен караудан башланды. Хәзерге вакытта  авторлар коллективы музей экспозициясен монтажлау эшләрен төгәллиләр.

Объектны музейлаштыру белән А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Музейны проектлау үзәге шөгыльләнде.

Археология институты директоры Айрат Ситдыйков киңәшмәдә катнашучыларны иң заманча мультимедиа җиһазлары куелган бик кызыклы музей экспозицияләре белән таныштырды.

Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Россия территориясендә әлегә мондый археологик экспонатлар юк. Музейда барлыгы XVI-XVII гасырларда төзелгән 40 агач корылма урнаштырылган. Аның иң борынгысы 1551 елда Зөя төзелеше белән бәйле. Археологик коллекциядә 140 мең предмет бар.

Экспозициянең мөһим өлеше булып анимацион тәкъдим итү тора. Киңәшмәдә катнашучылар тарихи чыганакларга нигезләнеп шәһәрнең реконструкциясе һәм көнкүреше чагылдырылган “Свияжск XVII века” 21 метрлы проект понарамасын сокланып карадылар.

Киңәшмә тәмамланганда Минтимер Шәймиев Археология институты директоры Айрат Ситдыйковны, киңәшмәдә катнашучы институт археологлары - Фаяз Хуҗин, Дмитрий Бугров һәм Андрей Старковны Россия

археологларының бүген, 15 августта, билгеләп үтелә торган рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Бу очракта, бүген – Татарстан археологлары көненә барыбызга да искиткеч бүләк - Агач археологиясе музеен ясаганнар. Эш эшләнгән. Мин барыбызны чын күңелдән бу тарихи вакыйга белән котлыйм. Бу искиткеч музей, аның белән горурланырга кирәк. Хәзер монда килүчеләргә бу бай тарихи материалны ачык, аңлашырлык итеп күрсәтү өчен программа эшләргә кирәк”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

Агач археологиясе музее ачылышын 2018 елның 4-7 сентябрендә Казанда узачак Мәдәниятара диалог форумына багышлау планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International