Минтимер Шәймиев Россиянең VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумында катнашты

2018 елның 17 августы, җомга

Казанда 16-18 август көннәрендә Россиянең VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 19 төбәгеннән килгән 200дән артык делегат катнаша.

Форумның оештыручысы РФ милли эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларга сәламләү телеграммасы җибәргән.

Бүген “Корстон” комплексында Форумның пленар утырышы узды, аны “Татмедиа” РА җитәкчесе Айрат Зарипов ачты.

Пленар утырышны алып баручы “Татарстан-Яңа гасыр” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов беренче сүзне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирде.

“Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары Россия Федерациясендә дәүләт сәясәтенең үзәгендә булырга тиеш. Үз милләтеңне ярату, кешеләрне һәм аларның гореф-гадәтләрен белү, аларның хезмәтен хөрмәт итү сезнең һәм шулай ук безнең дә иҗатыбызның чыганагы булырга тиеш”, - диде ул.

Алга таба ТР Дәүләт Киңәшчесе Форумда катнашучыларны республика ММЧ өлкәсендәге эшләрнең торышы белән таныштырды. Роскомнадзор мәгълүматлары буенча Татарстанда 963 ММЧ теркәлгән.  Республикада 2012 елдан бирле тәүлек дәвамында татар телендә “ТНВ-Планета” телеканалы эшли. Рус телендә 280 газета һәм 205 журнал, татар телендә 146 газета һәм 56 журнал басылып чыга.

Аннары Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын мәдәни-тарихи мирасны саклау темасына багышлады. Ул Кол Шәриф мәчетен төзү, Кремльдә Благовещенск соборын реставрацияләү, “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында сөйләде. Ул бу проектларның барысына да бөтен халыкның ярдәм итүен ассызыклады.

“Барысы да безнең күп милләтле халкыбызның рухи ихтыяҗын исәпкә алып эшләнә. ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә Татарстанның өч объекты кертелде – Казан Кремле, Бөек Болгар, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре. Шулай алга таба барачакбыз. Бу күңелләребезне сөендерә”, - дип йомгаклады ул.

Пленар утырышта Россия милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов (Мәскәү), Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова чыгыш ясады.

Утырышта туган телләр турында мәсьәлә кузгатылды. Россия Президенты Владимир Путинның “Машук-2018” яшьләр форумында әйтелгән сүзләре искә алынды.

“Бу  бик нечкә материя, аңа сак кагылырга кирәк. Президент һәрвакыт берәр вазгыятькә реакциясен күрсәтергә тырыша. Бу шул очрак. Туган телләрне укыту турында закон кабул ителде, тагын күпсенүчеләр табылыр. Мәгариф дәүләт стандартларын Россия Конституциясе һәм субъектлар Конституциясеннән югары куярга ярамый. Киресенчә, нәкъ менә Россия Конституциясендә күрсәтелгәнчә, телләрне саклап калырга ярдәм итәргә кирәк. Стандартлар барлык дәрәҗәдә дә килешенгән булырга тиеш. Без илебездә барысы да яхшы булуын телибез. Стандартлар эшләнгәндә кешеләрнең хафалануы бетәргә тиеш, алар алга таба да дәүләт телен һәм туган телләрен белеп, тынычланып эшләргә тиеш”,- диде Минтимер Шәймиев.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International