Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» агач археологиясе музее ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде».
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Музейның шәрәфле кунаклары арасында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар бар иде.
Искәртәбез, музей ачу ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогына багышлана (Казанда уза), аның кунаклары бүген Свияжскта.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бу – уникаль объект.
«Свияжскны яңарту һәм торгызу программасы тәмамланды. Монда күп кенә музейлар ачылды. Үткән ел ярты миллионлап турист утрауга килеп китте. Ә бүген без яңа музей ачабыз. Әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде. Боларның барысын да безнең белгечләр, безнең галимнәр үтәде. Сезгә ничектер, миңа бик ошый», – диде Минтимер Шәймиев.
Ул ассызыклаганча, соңгы елларда Россия һәм Татарстан президентлары, шулай ук республика халкы ярдәме белән утрау-шәһәрне торгызып булды.
«Беренче килгәч, без Свияжскны башка хәлдә күргән идек. Монда 198 кеше калган иде. Электр энергиясе, юллар юк иде. Бу бөтен дөньядан аерылган урын иде, монда илебезнең аянычлы заманнары – репрессия еллары хатирәләре генә саклана иде. Без, республикабызда болай булмаска тиеш, дип уйладык», – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
«Без мәдәниятара диалог аша үзара аңлашуга ирешергә телибез. Һәм бу мөмкин хәл», – диде Минтимер Шәймиев.