Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Тантаналы чарага һәйкәлнең авторы Зураб Церетели килде.
“Бездә Нуриев фестивале бар иде, ә хәзер “оча торган татарга” һәйкәл барлыкка килде. Безнең барлык уй-фикерләр әлеге скульптурада чагылыш тапкан”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылуны “истәлекле вакыйга”, дип атады.“Бу республика башкаласы өчен генә түгел, ә халыкара масштабта әһәмиятле вакыйга. Мондый кешеләр йөз елга бер генә туа”, - дип ассызыклады ул.
Зураб Церетели билгеләгәнчә, ул бу эшне сөенеп башкарган. “Бу минем күңел чагылышы. Мин бу уникаль шәһәрне бик яратам, монда күп тапкыр булганым бар. Сезнең тарихи үткәнегез яхшы, һәм аны сәнгать теле белән күтәрергә кирәк”, - дип белдерде ул.