Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Тагын бер ай дигәндә, Болгарда өч зур объект ачылачак
2012 елның 11 мае, җомга
“Болгарда эшләр план буенча бара дияргә була, ләкин бик киеренкелек белән. Чөнки кайсыбер объектларны ачуны көзгә планлаштырган идек, әмма республикада билгеләп үтеләчәк бәйрәмнәргә нисбәтләп, торгызыла һәм төзелә торган зур объектларны ике этапка бүлеп тапшырачакбыз” - бүген Изге Болгар җиренә эш сәфәре белән чыгып, шушы борынгы шәһәрдә торгызыла һәм төзелә торган 7 объектта эш барышы белән озаклап танышып йөргәннән соң, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы хакта шәрехләде.
Мәсәлән, Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен 922 елда кабул итү вакыйгасына багышлап төзелгән Истәлек билгесе корылмасы 21 майда ачыла, анда дөньядагы иң зур басма Коръән вакытлыча сакланыла торган Кол Шәриф мәчете комплексыннан китертелә. “Икмәк музее” тарихи-этнографик комплексы ачылышы да шушы көнгә билгеләнгән. М.Шәймиев “Ак мәчет” комплексы дип атаган мәдрәсәле, шәйхелислам һәм мөфти хәзрәтләре резиденциясе дә булачак “Болгар” мәчете комплексы исә 10 июнь көнне ачылачак. “Мәчетне, чыннан да, көзгә генә ачу ниятләнгән иде, шулай да, төзүчеләр аны унысына өлгертергә вәгъдәли”, - диде М.Шәймиев. Дөрес, хәзер төзелеш эшләре, эчке бизәү мәшәкатьләренең әле кайнаган чагы булып, эшнең күплеге тулыр-тулмас 1 айда бетәр дә кебек түгел сыман. Комплексның 3 бинасында да эш бик тыгыз, мәчет каршында булачак бассейнның төп һәм ян-як өлешләре ясала, ишегалдына гранит түшәлә һ.б. Минтимер Шәрип улы исә эш барышы белән канәгать, төзүчеләрнең алсыз-ялсыз ничек тырышканы күренеп тора – барысы да килеп чыгар кебек дигән фикердә. Ә инде “Икмәк музее” комплексына карата минем бернинди дә соравым юк - ул әзер, дип канәгатьлек белдерде М.Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесенең эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизов һ.б. рәсми затлар, зур белгечләр катнашып, киңәш-табыш итте. Бүген “Икмәк музее” комплексы капкасының ике ягына утыртылган яшь 6 чыршының 2се - М.Шәймиев белән З.Вәлиева истәлеге.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз