Газ кергәннән соң кемнең үз йортында яшисе килә – килеш-килбәтен тиешле тәртипкә китерсен, теләмәгәннәр исә яңа торакка күчереләчәк – быел 49 фатир тапшырачакбыз, ә киләсе елга бу мәсьәлә тулысынча хәл ителәчәк. Җимерекләрдән арынырга вакыт, бирегә бөтен дөнья туристларын җәлеп итәргә торабыз, диндарлар килә тора, хәтта үзләре юллап киләләр, ә аларга кунып чыгарга урын юк, димәк, туристлар өчен дә торак төзергә кирәк. Без әлеге утрауның килеш-килбәте үзгәрүен, уңайлыклар булуын телибез һәм, уңай якка үзгәреш булсын өчен, барысын да эшләячәкбез. Гомумән, бер дигән утрау булачак бу! Дөрес, газдан аермалы буларак, су кертү, канализация үткәрү эшләре бераз соңгарак кала килә, бу исә казылган урыннарда археологик эшләр баруга да бәйле, чөнки төзүчеләр белән бергә фәнни җәмәгатьчелек тә эшли биредә. Шулай да, казылган урыннарны 10 көндә күмәргә вәгъдәләделәр, димәк, бераз сабыр итәбез, әлегә яңгырлар да юк. Биредә шунысы үзенчәлекле: барлык коммуникация чаралары да җир астыннан үткәрелә, чөнки цивилизация “эзләре” күренмәсәкә, алар бу урыннарның тарихилыгын “бозмаска” тиеш.
Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә үзәкләштереп кертелгән газны торак йортта беренче тапкыр кабызу уңаеннан килгән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев халыкка мөрәҗәгать итеп, шулай диде. Юллар салу буенча М.Шәймиев, явым-төшемнәр булмаганда төзелеш урыннарына транспорт керә ала, ләкин яңгыр-мазар яудымы, эш тукталып калачак, шунлыктан, коммуникация үткәрелгән урыннарда җирне тыгызлап, тиз арада юл салу эшләренә керешергә кирәк булачак, дигән фикердә. Җитмәсә, дистә елларга сузылачак реконструкция эшләрен юлларсыз оештыру шактый кыенлыклар китереп чыгарачак. Гомумән алганда, башланган эшнең темпларын киметмәс өчен, кичекмәстән юллар салу таләп ителә, чөнки Свияжскида торгызу, төзелеш эшләре көзен дә, кышын да барачак.
Искәртеп үтәбез: Свияжск утрау-шәһәрендә хәзергә 95 торак йортка (аларда 114 фатир) исәпләнә, барлыгы 246 кеше яши.