Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узды. Казанда 19 июльдә булып узган фаҗигале вакыйгалар аркасында традицион парламент каникулларын туктатып торырга һәм Дәүләт Советы утырышын үткәрергә булганнар.
Утырыш эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук, Татарстан өчен традицион булган конфессияләр җитәкчеләре, ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, Татарстанның барлык мөхтәсибәтләре җитәкчеләре катнашты.
“Безнең максат – килеп туган вәзгыятьне җентекләп тикшерү һәм төрле юнәлештәге экстремистлык, беренче чиратта, дини экстремистлыкны кисәтүгә юнәлгән тиешле хокукый актларны кабул итү”, - дип билгеләп үтте утырышны ачканда ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин.
Чираттан тыш утырышта дини экстремистлыкка профилактика ясау турындагы мәгълүмат белән ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров чыгыш ясады.
Утырыш барышында депутатлар Татарстан Республикасының “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы канунга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте.
ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышына нәтиҗәләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады.
“Барыбыз өчен дә уртак булган мәсьәләне хәл итәргә көчебез дә, финанс ресурсларыбыз да җитәчәк, дип уйлыйм. Без тотрыклы республикада гомер итәбез, һәм безнең киләчәк безнең никадәр тотрыклы булуыбыздан тора”, - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренчә, бу очрашу нәкъ вакытында узган. Рөстәм Миңнеханов утырышта яңгыраган барлык тәкъдимнәр киләчәктә тормышка ашырылачагына өмет иткәнен билгеләп үтте.