Бу якшәмбедә мелиораторлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Татарстан мелиораторлары өчен икеләтә бәйрәм: алар республикада әлеге тармакка нигез салынуның 90 еллыгын да билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген “Корстон”да зур бәйрәм оештырылды. Авыл хуҗалыгының әлеге мөһим тармагы хезмәтчәннәрен һәм бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. килгән иде. “Корстон”холлында Татарстанда мелиорация тармагының үсеше тарихын чагылдырган күргәзмә эшләде.
Тарихка чигенеш ясасак, әлеге тармакның мөстәкыйль үсеше республика территориясендә 1921 елдан, Идел буена зур афәтләр китергән корылыктан соң башлана. Коточкыч корылык китергән ачлыктан ул вакытта Татарстанда гына да 400 меңгә якын кеше үлә. Әлеге вакыйга җир сугару системасын үстерүгә булган ихтыяҗны тагын да арттыра. 1922 елда ТАССР ның Игенчелек буенча хәрби комиссариаты каршында Җирдән файдалануны тәртипкә салу һәм мелиорация идарәсе төзелә. Соңрак республикада мелиорация буенча беренче ширкәтләр булдырыла. Нәкъ менә соңгылары ярдәмендә республикада сугару, киптерү һ.б. системаларны булдыру, үстерүдә беренче тәҗрибә туплана.
Соңрак бу өлкә белән Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. 1970-1980 нче еллар Татарстанда мелиорация тармагының чәчәк ату чоры санала.
“Социализмнан базар мөнәсәбәтләренә күчү чорында ил күләмендә мелиорациягә игътибар кимеде. Бу финанс мөмкинлекләре җитмәү белән бәйле иде. Кайбер кыенлыклар булуга карамастан, безнең мелиорация тармагы сакланып калды”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау чыгышын шул сүзләрдән башлап китте. Рөстәм Миңнеханов әлеге системаны булдыруга зур өлеш керткән ветераннарга, әлеге тармакны җитәкләгән министрларга рәхмәт белдерде. Тармакны 13 ел дәвамында җитәкләгән Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт җиткерде. “Тармактагы югары стандарт ул эшләгән чорда салынды”, -дип билгеләп үтте Президент. “Республикада мелиорацияне элек булган формада саклап кала алмадык. Бу ил дәрәҗәсендә генә мөмкин. Мелиорация бүген ил күләмендә җитди инвестицияләр салуны таләп итә торган тармак”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы корылыкның күп әйберләргә күзне ачуын билгеләп үтте. “Безгә чит илләрдән бәрәңге кайтартырга туры килде. Белоруссиядән 40 мең тоннага якын бәрәңге кайтарылды. Читтән 1 млн тоннадан артык сусыл, тупас азык һәм 1 млн тонна ашлык кертелде. Безнең зона рисклы игенчелек зонасы. Бары мелиорация, аның мөмкинлекләрен максималь файдаланып кына, рискларны киметеп була. Шулай булганда гына авыл хуҗалыгы конкурентлыгын саклап кала ала”, - ди ул.
Президент шушы ике ел эчендә республикада мелиорация объектларын модернизацияләнүен, заманча җиһазлар сатып алынуын, бу эшнең алга таба да дәвам итәчәген җиткерде. Мелиорация тармагын үстерү программасының агросәнәгать секторы бурычларын гына түгел, социаль бурычларны да чишүенә игътибар юнәлтте.
Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннары һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, бертөркем хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Татарстанның мелиорация тармагында 2 меңнән артык югары квалификацияле белгеч, дүрт дистә предприятие һәм оешма эшли. “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ нең бүгенге җитәкчесе Әнвәр Залаков бүген иң мөһим казаныш дип республикада мелиорация системасының сакланып калуын атады. Ул үз чыгышында узган ел Татарстанда су сиптерү машиналары һәм агрегатлары сатып алу буенча моңарчы Россиядә күрелмәгән программаның гамәлгә ашырылуын, бу эшнең бүген дә дәвам итүен җиткерде.
Тармак хезмәткәрләре белән бергә һөнәри бәйрәмен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә билгеләп үтте. 13 ел тормышын шушы тармакка фидакарь хезмәткә багышлаган бу шәхеснең коллегаларына әйтер сүзләре күп иде. Ул мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән чор тармак тарихына зур казанышлар чоры булып кереп калган. Минтимер Шәймиев чыгышын республикада иген уңышы сагында торучыларга рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул да тармакның үсешен капитал салулардан башка күзаллап булмавын җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Идел буенда һәр өч елның берсе теге яки бу дәрәҗәдә корылыклы ел була. “Хәзер бу тармакны карап тоту җиңел түгел. Туйганчы ипи ашыйк дисәк, ил алга таба тармакка ярдәм формаларын табарга тиеш”, - ди Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев мелиораторларга символик бүләкләр алып килгән иде. Алар тармакның якты үсешенә өметләндерүче күл сурәтләнгән картина белән чәчәкләр бәйләме.
Залга җыелучыларны РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән министрлыкның Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов котлады, 2020 елга кадәр мелиорация тармагын үстерү буенча федераль программаның эшләнүе турында җиткерде.
Соңрак ТР премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүз алды. Аның ассызыклавынча, тармакны үстерү өчен, заманча сугару җайланмалары, агрегатлары сатып алу гына җитми, әзерлекле кешеләр белән дә эшли белергә кирәк.