Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев бүген “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Болгар радиосы”нда “Эшлекле әңгәмә” тапшыруында катнашты. Әңгәмә “Яңарыш” фондының Болгарда һәм Свияжскида тарихи һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеген яктыртуга багышланган иде. Минтимер Шәймиев тапшыруны алып барган Илнур Фәйзрахмановка – “Яңа гасыр” ТРК генераль директорының радиотапшырулар буенча урынбасарына “Яңарыш” фондының максатлары, бурычлары, эшчәнлек алып барган ике елда ирешкән казанышлары, Болгарда һәм Свияжскида узачак чаралар турында сөйләде, шулай ук тыңлаучыларның телефон аша биргән һәм редакциянең электрон адресына җибәргән сорауларына җавап бирде.
Тапшыру эфирга “Болгар радиосы”нда (91,5 FM) 12 майда (шимбә) 11 сәгать 15 минутта чыгачак.