Бүген Минтимер Шәймиев Мәскәүдә. Ул анда Русия Федерациясенең сайланган Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнаша.
Тантана турыдан-туры эфирда үзәк телеканалларда күрсәтелә. Аны Беренче канал, "Вести" канала һ.б. трансляцияли. Турыдан-туры эфирның башлану вакыты - Мәскәү вакыты белән 11:30.
Кремльгә 3 меңләп кеше чакырулы. Бу Русия Федерациясе Хөкүмәт әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, федерация субъектлары җитәкчеләре, хакимиятнең башка өлкә вәкилләре, ышанычлы затлар һәм Владимир Путинның сайлау штабы вәкилләре, шулай ук, президент сайлауларында катнашкан башка намзәтләр, фән, мәдәният, сәнгать вәкилләре, руханилар.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башкалар белән бергә сайлау кампаниясендә Владимир Путинның ышанычлы заты булган. http://trt-tv.ru/news/mintimer-shajmiev-doverennoe-lico-putina/