ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу Республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә эш сәфәре белән булды, биредә ул «Татарстанның мәдәни мирасы: «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар шәһәре» проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр барышын тикшерде.
Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта торгызу эшләре актив алып барылган объектларда булды. Бу –Идел болгарларының Ислам динен рәсми кабул итүләре шәрәфенә истәлек билгесе бинасы, Икмәк музее биналары эчендә алып барылучы бизәкләү эшләре; Кара пулат тирәсенә койма кою, Хан сарае өстендә саклык корылмалары каркасын торгызу, шулай ук икмәк пешерүче йортын, күргәзмә залын, «Болгар» мәчетен һәм мәдрәсәсен төзү.