Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2011 елның 26 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23 нче утырышы эшендә катнашты. Утырышта «2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты тәкъдим ителде һәм беренче укылышта кабул ителде.

2012-2014 елларга социаль-икътисадый үсешнең фаразланучы күрсәткечләре һәм республиканың иң мөһим финанс законының төп күрсәткечләре турындагы докладлар белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International