«Хәзерге дөньяда мәдәни мирас: тәҗрибә, проблемалар һәм саклау перспективалары» халыкара музей форумы кысаларында “Яңарыш” Республика фондының Эксперт советы утырышы һәм «Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегендә Россия Федерациясе объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру тәҗрибәсе» дигән темага түгәрәк өстәл булды.
ТР тарих һәм мәдәният истәлекләрен торгызу республика фондының Ведомствоара фәнни-методик эксперт советы әгъзалары, Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге ИККРОМ генераль директоры Мөнир Бушенаки җитәкчелегендә, Свияжск утрау-шәһәренә килеп, Успенье соборын, күптән түгел реставрацияләнгән Троица чиркәвен, «Всех скорбящих радости» соборын, Свияжск утрау-шәһәренең башка объектларын карадылар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, тарихи һәйкәлләрне торгызуда хаталарсыз эш итү утрауны торгызу проектында катнашучыларны борчыган иң мөһим мәсьәлә булып торган. Ул шулай ук утрауда яшәүче халыкның, ә бу 200гә якын кеше, моңарчы беркайчан да яхшы шартларда яшәмәвен, ә хәзер алар өчен яңа торак төзелүен, мәктәп төзекләндерелүен, инженерлык челтәрләре уздырылуын, утрауны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр уздырылуын билгеләп үтте.
Мөнир Бушенаки утырыш барышында Свияжскида һәм Болгарда уздырыла торган эшне югары бәяләвен белдерде.
Эксперт советы утырышында катнашкан РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Болгар һәм Свияжскиның мәдәни мирас һәйкәле дип танылачагына ышаныч белдерде.