ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Яңарыш” Республика фондының Ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында катнашучылар Болгар шәһәрендә булды

2011 елның 5 октябре, чәршәмбе

утырышы ачылу алдыннан, анда катнашучылар – РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас милли комитеты рәисе Игорь Маковецкий, «Chatelet » фирмасы директоры, корылмаларны торгызу буенча инженер-киңәшче, ЮНЕСКОның Мәскәүдәге кафедрасы эксперты Клод Госслен, РФ Дәүләт тарих музее президенты Александр Шкурко борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.

«Яңарыш» Фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев аларны Болгарның уникаль истәлекләре һәм аларны торгызу эшләренең барышы белән таныштырды. Кунаклар Төньяк төрбәне, Археология музеен, Җамигъ мәчетен, Көнчыгыш төрбәне, Кара Пулатны, Ак Пулатны карадылар. Шулай ук аларның игътибарын яңа корылмалар – 922 елда Идел болгарларының Ислам динен кабул итүләре шәрәфенә истәлек билгесе һәм Икмәк музее җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International