Минтимер Шәймиев митрополит Волоколамский Иларион белән очрашты

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәү патриархаты тышкы элемтәләр бүлеге рәисе Митрополит Волокаламский Иларион белән очрашты.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” федераль дәрәҗәдәге киң колачылы мәдәни-тарихи проект стенды, шулай ук Зөядә һәм Болгарда төзелә торган тарихи һәйкәлләр һәм яңа корылмалар макетлары белән таныштырды. Минтимер Шәймиев бу шәһәрләрдәге тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләре барышы һәм “Яңарыш” фонды эшчәнлеге турында сөйләгәндә, тарихи һәйкәлләр белән мәдәният корылмалары гына яңартылып калмый, ә шәһәрләрдә дә инфраструктура булдырыла, торак йортлар һәм юллар төзелә дип ассызыклады.

“Бу процесс безне берләштерә һәм җәмгыятьтә толерантлык тәрбияли”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Митрополит Волоколамский Иларион торгызу эшләрен зур күләмле дип атады, анда бигрәк тә Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы тәэсир калдырды. Минтимер Шәймиев аны Зөя утрау-шәәһрчегенә чакырды, шулай ук Московский һәм Всея Руси патриархы Кириллны киләсе елда Зөягә чакыруы турында белдерде.

Митрополит Волоколамский Иларион Зөягә чакыру өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәт белдерде. Ул якындагы көннәрдә анда барып, торгызу эшләре барышын үз күзләре белән күрергә ниятләвен әйтте.

Ул Татарстанда беренче тапкыр булуын һәм күп кенә кызыклы нәрсәләр күрергә өметләнүен белдерде. Митрополит патриарх Кириллдан изге теләкләр җиткерде һәм аның тиздән Татарстанга визит ясарга ниятләвен белдерде.

Минтимер Шәймиев кунакка республикага игътибар күрсәткәне һәм митрополитның мөселман дине вәкилләре белән очрашырга, Россия ислам университетында булырга ниятләве өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең визитыгыз безнең республика мөселманнары һәм православие вәкилләре мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлеген ныгытачак”, - дип ассызыклады ул.

Очрашуда Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе идарәчесе, архиепископ Анастасий, Григорий Богослов исемендәге Хәйрия фонды башкаручы директоры Леонид Севастьянов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International