Инициаторы Татарстан булган Халыкара Болгар форумнары Алтай һәм Болгариядә узача

2011 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2012 елда Халыкара Болгар форумына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Билгеле булганча, 2011 елның 21-23 маенда Казанда II Халыкара Болгар форумы узды. Ул Идел-Урал төбәгендә генә түгел, Алтай, шулай ук Көнчыгыш Ауропаның бай тарихы белән бәйле фәнни һәм гамәли проблемалар буенча фикер алышу өчен даими мәйданчыкка әйләнде.
ТР Фәннәр академиясенең тарих институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан Алтай Республикасы белән Болгария Республикасында III һәм IV халыкара Болгар форумнары үткәрергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүгенге киңәшмәдә катнашучыларга ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов белдерде. Форумның максаты –халыкара бергәлеккә “болгар дөньясын” тулырак тәкъдим итү. Рафаэль Хәкимов сүзләренә караганда, Болгария Республикасы Фәннәр академиясеннән һәм Барнаул тарих институтыннан форум үткәрүгә рөхсәт алынган.

Киңәшмәдә катнашучылар форумнарны үткәрү вакыты, темасы һәм программасы буенча фикер алышты, шулай ук фәнни конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Алтай һәм Болгариянең тарихи урыннары буенча экскурсияләр үткәрү ниятләнә.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Халыкара Болгар форумының төп бурычы - төрле халыкларның тарихи мирасын өйрәнү һәм пропагандалау. “Галимнәрнең актив эше, бабаларыбыз туплаган мәдәният гомумкешелек цивилизациясе мирасына әйләнә”, - дип ассызыклады ул.

Киңәшмәдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы директоры, КФУның Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International