Бүген Свияжскида Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен мәгариф үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Балалар мәгариф үзәге XX гасырда төзелгән Җәмәгать бинасында урнашты. Биредә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге”комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджет хисабыннан 34,34 миллион сумлык төзекләндерү-торгызу эшләре башкарылды. Бина республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия архитектура истәлеге булып тора.
Мәгариф үзәген рәсми ачканга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм район башлыгы Сергей Батин Зеленодольск районының Нурлат зонасының аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнгән беренче сыйныфка керүче 37 балага “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тапшырдылар.