Бүген Казанда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе булып узды. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов кунакларны бәйрәм белән котлады. Мәҗлестә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре, республиканың танылган спортчылары катнашты.