Татарстан Республикасы ат асраучылыкта югалткан позицияләренә кире кайтырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ат асраучылыкта хәлләр торышы һәм аны үстерү мөмкинлекләре турындагы киңәшмәдә бүген шундый бурыч куйды. Киңәшмә Казанда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре компанияләр, ат үрчетүче хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада ат асраучылыкны үстерү турында доклад сөйләде.