Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Мицуи» стратегик тикшеренүләр институты Өлкән Киңәшчесе Такэхиро Того белән очрашты. Такэхиро Тогоның Татарстанга беренче тапкыр гына килүе түгел. Аның элегрәк тә Минтимер Шәймиев белән Япониянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе буларак та, «Мицуи» стратегик тикшеренүләр институты Өлкән Киңәшчесе буларак та очрашканы бар иде.
Очрашу барышында Татарстан һәм Россиянең, Япониянең үсеше мәсьәләләре турында фикер алышу булды.