Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Ат абзары биналары комплексын реставрацияләү һәм җайлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ат абзары комплексы утрауда туристларга хезмәт күрсәтүнең үзәк объекты булырга тиеш. Аңа конюшня, тимерчелек, атлар өчен җәйге араннар, җәен җигелә торган көймәле арбалар һәм йөк арбалары экспозициясе, кареталар бүлмәсе һәм башка биналар керә. Абзар уртасында туристлар өчен атка атланып йөрү манежы булдыру каралган.