Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Идел болгарларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе шәрәфенә Истәлек билгесенең мозаик панносы эскизы буенча фикер алышу киңәшмәсе уздырды.
Болгардагы Истәлек билгесенең төп залында Идел болгарларының ислам динен кабул итү тантанасы сурәтләнгән зур мозаик панно урнаштыру турында карар быелның мартында кабул ителгән иде.
Бүген панноның беренчел эскизын киңәшмәдә катнашучыларга аның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан (Идел буе) Федераль университеты сәнгать факультетының дизайн кафедрасы доценты Фәрит Вәлиуллин тәкъдим итте.
Киңәшмәдә панноны эшләүне Фәрит Вәлиуллин җитәкчелегендәге белгечләр төркеменә тапшырырга дигән карар кабул ителде. Эшне 2012 елның апреленә тәмамлау планлаштырыла.