Бүген Казан Кремленың вәкиллекле корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрлегендәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү эшләрен башкаручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Илебездә августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көне быел 14енә туры килә. Минтимер Шәймиев төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, аларга ныклы сәламәтлек һәзм түземлелек теләде. Нинди заман булуга карамастан, төзүчеләр кешеләр яшәеше өчен нормаль шартлар булдырып торак төзеп, теләсә нинди җәмгыятьнең базисын барлыкка китерә, дигән фикер белдерде ул чыгышында. “Гомумән, теләсә нинди тереклек иясе бу дөньяга үзенең оясын төзү, тормыш кору, үзе кебек тереклек калдыру һәм шушы функцияне варисына тапшыру өчен килә – аның миссиясе шул... Республикабызда исә куәтле һәм үзенең традицияләре булган төзелеш комплексы бар. Татарстанда башта ук нефть һәм нефть химиясе сәнәгатьләре үсеше булмаса, бүгенге кебек зур мөмкинлекле төзүчеләребез булмас иде. Бөек максатлар куәтле төзелеш комплексы булдырырга сәләтле. Зур төзелешләре булмаган төбәкләр төзелеш куәте юклыктан тилмерә, килеп туган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев һәм заманында СССР күләмендә танылган данлы төзүчеләрнең исемнәрен атады, алар белән эшләү бәхете тиде, күпчелегебез шушы затлы кешеләр тәрбиясен күрде, шундый шәхесләребез белән чиксез горурланабыз, диде.
Очрашу барышында Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрлегендәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү эшләренең барышы, башлаган эшне намус белән башкарып чыгучылар, эшләрен дәвам иттерүчеләр хакында сүз булып, объектларның күпчелеге турында аерым шәрехләнде. Болгарда туристлар өчен объектлар аз булмасмы дип хафаланган идек, инде хәзер барысын да җентекләп карап-өйрәнеп йөрүгә бер көн кирәк анда, дип шатлык белән әйтте М.Шәймиев.
“Болгар белән Зөя җирлекләрендәге объектларны торгызу типик төзелеш кысаларына сыймый, чөнки бу очракта эшне фән белән бергә алып барырга туры килә”, - дип үзенчәлеккә басым ясап әйтте республиканың Дәүләт киңәшчесе. Гомумән, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу проекты – ул әхлакый проект, намус эше һәм илдә әлегә аның тиңдәше юк; “Яңарыш” фондына исә акча бөтен тирә-як даирәдән, халыктан җыела, аның тиененә дә тияргә ярамый, дип искәртте ул.
Алга таба төзеләсе һәм реставрацияләнәсе объектларны барлагач, М.Шәймиев, Татарстан гербында канатлы барс фәкать Болгар тарихы бәрабәренә барлыкка килде, ә барска беркайда да һәйкәл юк һәм Болгарда аны булдыру идеясе бар, чөнки барс - Болгар җирен саклаучы; Зөядә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә мемориаль билге ачылачак, дип игълан итте. Иреккә очарга талпынган кош сурәтле таш рәвешендәге ул билге язмышларны сындыра торган репрессия “тегермәне”нә эләккән меңнәрчә кеше турында хәтер яңартып торачак. Төзеп, реставрацияләп тапшырылган һәрбер объектта кем тарафыннан башкарылганлыгын мәңгеләштерү ниятләнә, хәзер моны ни рәвешле гамәлгә ашырыласы уйланыла. Көзгә борылган мәлдә исә төзүчеләргә инфраструктура, коммуникацияләр мәсьәләсендә эшләрне төгәлләргә, кышкы эшләргә әзерләнергә кирәк булачак. Якын киләчәктәге РФ Дәүләт Думасы, РФ Президентын сайлаулар вакытында Болгар белән Зөя объектлары күз уңыннан читтә калмаячак, дип искәртте М.Шәймиев.
Соңыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең Көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге баш дәүләт инспекторы Рияз Комаровка, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшит Нуруллинга, ТР финанслар министрының беренче урынбасары, ТР Финанслар министрлыгының казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахмановка, ТР Газлаштыру, энергияне саклый торган технологияләр һәм инженерлык челтәрләре фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтовка үзләренең үк исемнәре теркәлгән Хәйриячеләр китабы белән “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатлары, хатын-кыз җитәкчеләргә гөлләмәләр бүләк итте, алар белән фотосурәткә төште.
Рәсми тантанага бәйрәм төсмере биреп ТР Мәдәният министрлыгы юллаган музыкаль “күчтәнәч” – сәнгать осталары башкаруындагы трио, бер төркем балалар чыгышлары төзелеш тармагы җитәкчеләренең күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Соңыннан үзара сөйләшү-аралашу бәйрәм уңаеннан корылган фуршетлы бүлмәгә күчте.