Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ренат Харисны 70 яшьлек юбилее белән котлады.
“Сезне олугъ юбилеегыз белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Сез - татар халкының лаеклы улы, милләтебезне шигърияти-сәнгати биеклеккә күтәргән күренекле шәхесләрнең берсе.
Сез республикабызның яңа тарихындагы иң катлаулы елларда халкыбыз язмышы өчен хәлиткеч вакыйгаларга үз карашын белдергән, милли мәнфәгатьләрне кыю яклаган, туры сүзле җәмәгать эшлеклесе буларак та олы хезмәт куйдыгыз. Бүгенге көндә дә шигъриятле, җырлы-моңлы актив иҗтимагый-иҗади тормыш алып баруыгыз барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Сез – Ходай ризалыгын алган, туган табигать һәм әти-әни тарафыннан җиткерелгән иҗади талантның күп төсмерләренә ия бала. Иҗатыгызның һәр төсмере, аерым бер сәнгать әсәренә әверелеп, тормышыбызга ямь өсти, безне дулкынландыра, уйландыра, яхшыга үзгәртә, камиллеккә, игелеккә өнди, милли рухиятебезне саклый.
Әдәбиятыбызның тиңсез хәзинәсе “Кыссаи Йосыф”ның яңа чагылыш табып, илкүләм югары бәһа алуы да - сезнең күмәк иҗатның гүзәл бер җимеше.
Киләчәктә дә Сезнең ягымлы, кырыс йөзегезне, яңа әсәрләрегезне күреп сокланырга насыйп булыр дип өметләнәбез-ышанабыз.
Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Кылган гамәлләрегез үзегезгә күңел тынычлыгы китерсен”, - диелә Минтимер Шәймиевнең котлау хатында.