Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу “Яңарыш” республика фонды үзенең Попечительләр советы карары нигезендә “Кораб һәлакәте корбаннарына” фондына бер миллион сум акча күчерде. Бу фонд Куйбышев сусаклагычында булган фаҗигадә зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатларында Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы тарафыннан бер көн элек ачылган иде.
“Коточкыч фаҗига тагын бер тапкыр безнең кимчелекләребезне ачты. Хаталарыбызны тану өчен үзебездә көч табарга, мондый күңелсез вакыйгалар кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәк. Шул ук вакытта бу фаҗига, бәла килгәч, безнең кешеләрнең берләшүен һәм зыян күрүчеләрне ярдәмнән һәм игътибардан мәхрүм итмәвен күрсәтте, - дип саный Минтимер Шәймиев, - “Яңарыш” фонды Попечительләр советы әгъзалары кораб һәлакәтендә гомере өзелгән кешеләр гаилә әгъзаларының ихлас күңелдән кайгысын, якыннарын югалту ачысын уртаклашалар, “Булгария” теплоходы һәлакәтен үз күзләре белән күргәннәргә җылы хисләрен җиткерәләр”.