25 февраль көнне Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы делегациясе белән очрашты.
Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстова, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов, Дәүләт сәясәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә җайга салу департаменты директоры Ринат Гыйззәтуллин, Дәүләт сәясәте һәм табигать ресурслары һәм гидротехник корылмалар куркынычсызлыгы өлкәсендә җайга салу департаменты башлыгы Дмитрий Кириллов, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының эшләр белән идарә итү һәм кадрлар департаменты директоры урынбасары Наталья Побокина һ.б. торган әлеге делегацияне ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова торгызылачак Болгар һәм Зөя шәһәрлекләре объектларны белән фойедагы макетлар һәм стендлардагы сурәтләр аша таныштырды, шушы ике изге урынның тарихи сәхифәләре, зур объектлары язмышы һәм аларның ни рәвешле торгызылачаклары хакында шәрехләде.
М.Шәймиев искәрткәнчә, Болгар – ачык һавадагы музей, ел фасылларына бәйле рәвештә һава шартларының ел әйләнәсе гел үзгәреп торганга, объектларны саклану корылмалары белән тотып алу, түбә астына кертү кирәк, быел 3 объектта ул корылмалар булачак. Ләкин Болгар елга вокзалының елгага карап басканда уң ягыннан сузылган ярын ныгыту бүгенгә проблемалы мәсьәлә булып тора. Зөядә исә, Болгар белән чагыштырганда, эшләр беркадәр җиңелрәк, чөнки объектларның сакланылуы югары дәрәҗәдә. Аларны зур предприятиеләр үзара бүлешеп реконструкцияләү белән мәшгуль, Татарстан гына түгел, Россиянең зур компанияләре дә шуңа тартылды, чыгышлары белән Татарстаннан булганнар үзләре ярдәмнәрен тәкъдим итте, шулай ук инвесторлар җәлеп ителә, дип сөйләде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм кунакларны республикадагы хәйриячелек хәрәкәте белән таныштырды.
Сөйләшүләр залында дәвам иттерелгән очрашуда Мәскәү делегациясе Болгарны торгызуда үзләре ягыннан булышу мәсьәләсе инде хәл ителгәнлеген һәм дәүләт заказы билгеләү мөмкинлеген белдерде. Шулай ук Зөя объектларын торгызуда ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен, ләкин РФ Икътисади үсеш министрлыгына документлар әзерләп бирү өчен икътисади нәтиҗәлелекне нигезләү мәсьәләсе четерекле булуын искәртеп, Марина Селиверстова бик якын киләчәктә аның хәл ителү мөмкинлеген әйтте. Икътисади файда китергән проектларга акча кертергә өйрәндек, ләкин рухи файда китергәненә игътибар аз, Татарстанның исә бу проекты һәртөрле мактау һәм соклануга лаек, дигән фикер белдерде М.Селиверстова.
Әлеге очрашуда Татарстан ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Булат Зиннуров һ.б. рәсми затлар катнашты.