7 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы «Өлкәара фәнни-реставрация сәнгать идарәсе» (МНРХУ) ФДУП директоры Сергей Филатов белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту Республика фонды белән «Өлкәара фәнни-реставрация сәнгать идарәсе» ФДУП арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре тикшерелде. Аерым алганда, сүз Шартнамә нигезендә МНРХУ белгечләрен Свияжск утрау-шәһәре храмнарында реставрация эшләрендә экспертлар һәм ярдәмче башкаручылар сыйфатында җәлеп итү турында барды.
Сергей Филатов Минтимер Шәймиевкә утрау-шәһәрнең һәр храмы буенча эшләрнең алдан ясалган планнарын тәкъдим итте. Ул кайбер борынгы полотноларның һәм иконаларның реставрацияләүгә Мәскәүгә җибәреләчәген билгеләп үтте. Очрашу барышында шулай ук Свияжск храмнарында температура-дымлылык режимын тәэмин итү хакында мәсьәлә күтәрелде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Рус Православ чиркәвенең Казан һәм Татарстан Архиепископы Анастасий һәм башка рәсми затлар катнашты.