Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һөнәри казанышлары һәм Россиянең имиджын халыкара дәрәҗәдә ныгытуга керткән сизелерлек өлеше өчен “Танылу” халыкара премиясе тапшырылды.
Әлеге премиянең максаты – җәмәгатьчелек, дәүләт хакимияте, эшлекле һәм бизнес-даирә вәкилләренең игътибарын халыкара сыйфат стандартлары, финанс һәм мәгълүмати ачыклыкка йөз тоткан, халыкара икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итүче икътисади яктан нәтиҗәле, динамик рәвештә үсеш кичерүче Россия, чит ил предприятиеләре һәм оешмаларына җәлеп итү. Премия төрле илләрдәге төп тармакларның лидерларын берләштерә һәм шунлыктан ул халыкара статуска ия.
Бүләк бәллүр һәм табигый таштан эшләнгән. Күпкырлы багананың очында Россия һәм халыкара структураларның эшлекле хезмәттәшлеген гәүдәләндерүче Җир шары урнаштырылган, ә югарыга күтәрелгән канатлар очарга әзерләнүне һәм бизнеста яңа, тагын да югарырак үрләрне буйсындыруны аңлата, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Премияне “Дәүләт һәм эшкуарлык: социаль җаваплы партнерлык” халыкара конгрессы оештыру комитеты гамәлгә куйган.