Казанда борынгы Болгар шәһәрендә ике объектны төзү эшләренең барышы хакында фикер алыштылар

2011 елның 15 марты, сишәмбе

15 мартта Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев 922 елда борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләре – сәхабәләр хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Истәлек билгеләрен төзү “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проектына керә. Киңәшмәдә катнашучыларны әлеге объектларда алып барылучы эшләрнең барышы белән «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов таныштырды.

Сәхабәләргә багышланган Истәлек билгесе Болгар шәһәрлегендәге Кече манара янында төзеләчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы Истәлек билгесе проекты эскизына конкурс үткәрде, нәтиҗәдә Рөстәм Габбасовның проекты иң яхшысы дип табылды. Проект авторы киңәшмәдә катнашучыларга булачак һәйкәлнең макетын тәкъдим итте. Фикер алышу барышында баштагы эскизны камилләштерү буенча кызыклы тәкъдимнәр әйтелде.

Минтимер Шәймиев билгенең уртасында чалма, таяк, кара савыты һәм каләм урнаштырырга тәкъдим итте. Якын көннәрдә проектны эшләп бетерәчәкләр һәм аның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзелеш эшләренә керешәчәк.

Минтимер Шәймиев 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү эшләре яхшы темпларда алып барылуын, сыйфатлы итеп башкарылуын һәм быел тәкъдим итүгә әзер булачагын билгеләп үтте.
Әлеге Истәлек билгесенең инесторлары - “Акибанк” һәм “Татэнерго” ачык акционерлык җәгыятьләре.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Истәлек билгесе бинасының төп залында Идел буе болгарлары тарафыннан ислам динен кабул итү процессын сурәтләгән зур картина урнаштырырга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе әлеге идеяне хуплады. “Без Истәлек билгесен әлеге вакыйга уңаеннан махсус төзибез икән инде, кешеләр аның ничек барганын күз алдына китерергә тиеш, - диде ул. - Бу гыйбадәтханә булмаганлыктан, без барлык кануннар буенча аның диварында зур картина урнаштыра алабыз”.

Ай дәвамында Татарстан рәссамнарының әлеге темага язылган картиналары һәм яңа эшләре каралачак. Киңәшмәдә катнашучылар шундый уртак фикергә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International