18 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Очрашу Казан Кремле бинасында узды.
Әхмәт Акынты үз иленең Казандагы генераль консулы итеп билгеләнгәнче, Төркиянең Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе, беренче секретаре булып эшләгән. Ул Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы итеп 2011 елның гыйнварында билгеләнде.