Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда булды

2011 елның 16 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда булды, биредә ТР Милли музееның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Ашкынамын… мәңгелеккә» дигән күргәзмәсен ябу тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Күргәзмә Бөтенроссия А.С.Пушкин музееның Яшел залында 2010 елның 11 декабрендә ачылган иде, проектның идея авторы - Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург).

ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Минтимер Шәймиевне экспозиция белән таныштырды. Күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда төшкән фотолары, фаянс тартмачык, үрелгән юл кәрҗине, кара бәрхет түбәтәй һәм башка экспонатлар урын алган. Күргәзмәдә шулай ук Габдулла Тукайның үзе исән чагында басылган китаплары тәкъдим ителгән.

Мәгълүм булганча, үләренә бер ел кала, 1912 елда шагыйрь беренче тапкыр Санкт-Петербургка килә һәм анда 13 көн була. Күргәзмәдә шагыйрьгә Санкт-Петербургның татар мәктәпләрендә укучылар бүләк иткән кара савытын һәм Г.Тукай Санкт-Петербургта сатып алган карандаш савытын күрергә мөмкин.

“Күргәзмәне нәкъ менә биредә үткәрү символик мәгьнәгә ия”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Күргәзмәдә шулай ук Татарстанның күренекле рәссамнары – Бакый Урманче, Харис Якупов, Фәйзрахман Әминев, Зөфәр Гыймаев һәм башкаларның картиналары урын алган.

Күргәзмә төбәк һәм башкала музейлары арасында партнерлык элемтәләрен киңәйтү, Россия халыкларын милли шигърият үрнәкләре белән таныштыру, татар диаспорасын, Санкт-Петербургта яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларын Татарстанның мәдәни хәзинәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Әлеге музейара проектны гамәлгә ашыру Санкт-Петербург һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекнең уңышлы үсеш кичерүе хакында сөйли.

Минтимер Шәймиев музейның “А.С.Пушкин: тормышы һәм иҗаты” дип исемләнгән төп әдәби экспозиция залларында, шулай ук А.С.Пушкинның мемориаль музей-фатирында булды.

Күргәзмәне ябу тантанасында Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлылар исеменнән Бөтенроссия А.С.Пушкин музее директоры Сергей Некрасовка һәм музейның барлык хезмәткәрләренә, Татарстан һәм Россиянең тарихы, мәдәнияте белән бәйле күпсанлы иҗади проектлар авторы Әлфия Рәхмәтуллинага Санкт-Петербург җәмәгатьчелегенә Тукай иҗаты белән тагын бер мәртәбә танышу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. “Бу – безнең барыбыз өчен дә, мәдәниятебез өчен дә гаять зур вакыйга. Күңелебез рухи яктан тагын да баесын өчен бу гадәткә әверелергә тиеш”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. Ул музейның А.С.Пушкинның үлеменә 175 ел тулуга багышланган булачак экспозициясенә Тукайның бөек рус шагыйре турындагы шигъри юлларын да кертергә тәкъдим итте.

Бөтенроссия А.С.Пушкин музее директоры Сергей Некрасов 2012 елның февралендә экспозицияне оештыру процессында исәпкә алыначак искиткеч идея өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук әлеге күргәзмәгә Татарстан һәм Россиядә музей эшен үстерүгә гаять зур өлеш керткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә нәтиҗә ясалуына шат булуын белдерде. “Әлеге күргәзмә безнең өчен бик якын һәм аңлаешлы булды. Петербурглылар үзләре өчен бөек Тукайны ачты. Бездә Татарстан белән үзара бәйләнеш нокталары күп, алар хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә хезмәт итәчәк”, - диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева «Ашкынамын… мәңгелеккә» дип исемләнгән күргәзмәнең Россия һәм БДБ шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгып китәчәген белдерде. Эстафетаны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итеп алды. 2011 елның 28 февралендә күргәзмә Мәскәүнең А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт музеенда ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International