15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “100 ТВ” телеканалында (Санкт-Петербург) эфирга чыгучы «Встречи на набережной Макарова» программасының кунагы булды.
Минтимер Шәймиев әлеге программага Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән ТР “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды презентациясе уңаеннан чакырылган иде.
Каналның танылган алып баручыларыннан берсе Марианна Баконина Татарстанның беренче Президентына аның эшчәнлегенең төрле якларына, аерым алганда, Зөя һәм Болгарны яңадан торгызуга кагылышлы сораулар бирде. Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстан Республикасында милләтара татулык һәм толерантлык хакындагы сорауларга җавап бирде, милләтара проблемаларны хәл итү юллары турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.
«Встречи на набережной Макарова» программасы “100 ТВ” телеканалында 2011 елның 22 февралендә эфирга чыгачак.
2009 елда “100 ТВ” телеканалы Интернетта онлайн режимында эшли башлады. www.tv100.ru сайтында барлык программаларның видеоархивы, яңалыклар тасмасы архивы, программаларның тасвирламалары, шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре урын алган.