Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты

2011 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төньяк башкалада Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу Смольныйда Санкт-Петербург Хөкүмәте бинасында узды.

Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевнең республика Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” фондының попечительләр советы рәисе сыйфатында Санкт-Петербургка әле беренче мәртәбә килүен билгеләп үтте. “Тарихи мирасны саклау – Петербургка бик тә якын тема. Без уникаль биналарны саклауга зур игътибар бирәбез, Санкт-Петербургның архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызуда да шактый эш башкарылды. Сез биредә “Яңарыш” фонды эшчәнлеге өчен күп кенә файдалы әйберләр таба алачаксыз. Бездә, мисал өчен, бик тә җитди реставраторлар мәктәбе бар”, - диде Валентина Матвиенко һәм әлеге юнәлештә хезмәттәшлек итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

“Мин безнең уртак эшебезне яхшы хәтерлим. Сез Татарстан, аның икътисади, социаль һәм мәдәни үсеше өчен күп нәрсә эшләдегез. Без сезнең Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлешегезнең кадерен беләбез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвам итүенә карата кызыксыну белдерәбез. Татарстанның яңа Президенты Рөстәм Миңнеханов сезнең эшегезне лаеклы дәвам итә”, - дип ассызыклады Санкт-Петербург губернаторы. Минтимер Шәймиев Валентина Матвиенконың фикере белән килеште һәм ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерүдә Рөстәм Миңнехановка һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкмен, диде.

Минтимер Шәймиев җылы кабул иткәне өчен Валентина Матвиенкога рәхмәт белдерде. Ул аңа “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге” проекты һәм Санкт-Петербургта, Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды презентациясе хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International