ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм шахмат уены

2011 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президентының Казандагы чараларга әзерлек һәм үткәрү буенча өлкән киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу хакта Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов аңа үз хатында белдерде. Ул Казанда 2011 елның 3-27 маенда шахмат буенча Дөнья чемпионы исеменә дәгъва белдерүче 8 уенчы арасында матчлар үткәрүдә һәм шулай ук Халыкара шахмат федерациясенең Шахмат академияләре дигән яңа проектын гамәлгә ашыруда уңышлы бердәм эшчәнлеккә өметләнүен билгеләп үткән.

Дөнья чемпионы исеменә дәгъва белдерүчеләр арасында матчларны Казанда үткәрү хакында Кирсан Илюмжинов узган елның 17 декабрендә, үзенең Казанга визиты вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешкән иде.

Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе президентына ышыныч белдергәне өчен рәхмәт сүзләре җиткергән. “Татарстан Республикасында шахмат кебек бөек уенны үстерү эшенә өлеш кертү минем өчен зур горурлык. Дөнья чемпионы исеменә дәгъва белдерүчеләр арасында матчны оештыруга, Халыкара шахмат федерациясенең Шахмат академияләре проектын гамәлгә ашыруга кулымнан килгәнчә ярдәм итәчәкмен” - диелгән Татарстанның беренче Президентының җавап хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International