Минтимер Шәймиев: “Татарстан һәм Төркия арасында сәүдә әйләнешен арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”

2011 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

3 мартта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Төркия Республикасының энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз белән очрашты.

Иң элек М.Шәймиев Төркия делегациясенә Болгарны яңадан торгызу проектын тәкъдим итте. “Безне Россия җәмгыятендә соңгы елларда Төркия Республикасы белән хезмәттәшлек итү өчен искиткеч мөмкинлекләр ачылуы бик тә шатландыра. Милли интеллигенциянең мәшһүр вәкилләре Төркиядә сыену урыны табып, үз иҗатлары белән шөгыльләнүне дәвам иткән вакытлар бар иде. Хәзер бөтен өлкәләрдә хезмәттәшлек итү һәм тулы куәткә эшләү өчен зур мөмкинлекләр барлыкка килде”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе кунакка түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә.

Аның сүзләренә караганда, Россиядә җитди үзгәрешләр булганнан соң Төркиянең һәр Президенты төрле мәсьәләләрдә безгә ярдәм күрсәтергә тырышты. “Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр безне шатландыра. Алар югары ышаныч дәрәҗәсендә үсеш кичерә”, - дип ассызыклады М.Шәймиев. “Россия һәм Төркия алдына тауар әйләнешен 100 миллиард АКШ долларына җиткерү бурычы куелган. Аның 10 процентын Татарстан белән тауар әйләнеше тәшкил итәргә тиеш, моның өчен барлык шартлар да тудырылган”, - дип саный ул.

Танер Йылдыз җавап чыгышында Татарстанның Россия һәм Төркия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне һәм эре проектларны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Кунак М.Шәймиевкә Төркия һәм Татарстан арасындагы икътисади хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. “Безнең мөнәсәбәтләр барлык өлкәләрдә дә югары дәрәҗәгә иреште. Моңа үзара хөрмәт һәм ышанычтан башка ирешү кыен булыр иде. Мин Россия белән безнең мөнәсәбәтләрнең киләчәктә дә тотрыклы үсеш кичерәчәгенә ышанам”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International