М.Шәймиев: “ТР белән Франция арасында мәдәни багланышларны тагын да күләмлерәк итү өчен нигез бар”

2010 елның 13 декабре, дүшәмбе

Франциянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге делегация вәкилләре белән бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә очрашты.

“Хәзер төрле дәүләтләрнең Россиядәге Илчеләре Татарстанга сәфәр кыла. Без республикага булган мондый мөнәсәбәтне югары бәялибез һәм моның өчен рәхмәтлебез. Бүгенге Франция делегациясе составының илчелек хезмәткәрләре белән генә чикләнмичә, эшлекле даирә вәкилләрен дә берләштерүе зур әһәмияткә ия”,- дип белдерде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев очрашуда ике республика арасындагы мәдәни багланышларны үстерүгә төп басым ясады. Аның сүзләренә караганда, Россиядә Франция, Франциядә Россия елы кысаларында Татарстанда күп төрле чаралар узу моның ачык мисалы. Сентябрьдән декабрьга кадәр Казан (Идел буе) федераль университетында узган “Ике культура диалогы: Россия –Франция һәм Франция-Россия” халыкара фәнни конференциясе шуның матур үрнәге булды. Дәүләт Киңәшчесе белдерүенчә, Татарстан белән Франция арасындагы багланышларда мәдәни элемтәләр үзәктә тора. “Бүген аларны тагын да күләмлерәк итү һәм эчтәлек белән баету өчен кирәкле булган база инде бездә бар”, - дип ассызыклады ул. Мәдәни багланышларны үстерүгә “Альянс Франсез-Казан” француз теле һәм мәдәният үзәге зур өлеш кертә. Үзәк моннан 4 ел элек Татарстанның ул вакыттагы Президентны Минтимер Шәймиев, Франциянең Россиядәге элеккеге Илчесе Жан Кадэ катнашында ачылган иде. Минтимер Шәймиев шушы еллар эчендә үзәкнең яшәргә сәләтле икәнен раслап, Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүен ассызыклады.

Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, хезмәттәшлек элемтәләре ике республиканың бер-берсе белән кызыксынуын тагын да арттыра. Бу мәгариф өлкәсендә дә чагылыш таба. Узган уку елында республиканың 59 мәктәбендә 4000 меңнән артык бала чит тел буларак француз телен өйрәнгән.

Очрашуга кадәр ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева Франция кунакларын республиканың “Яңарыш” фонды эшчәнлеге, Болгар һәм Свияжски тарихи ядкарьләрен торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International