20 октябрьдә Казан федераль университетының Актлар залында “Татар тарихы һәм цивилизация” китабын тәкъдим иттеләр. Бу инглиз телендә нәшер ителгән татарлар һәм Татарстан турындагы беренче киң күләмле хезмәт. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен, шулай ук Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин катнашты.
Басма борынгы заманнан алып хәзерге көнгә кадәр татарлар тарихы һәм мәдәниятенә заманча караштан гыйбарәт. Әлеге хезмәтне Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты, шулай ук Казан федераль университеты башкарган. Алар профессор Миркасыйм Усманов һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэл Хакимов җитәкчелегендә хезмәт куйган.