Минтимер Шәймиев Кытайдан килгән милләттәшләребез белән очрашты

2010 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

21 октябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытайдан килгән милләттәшләребез белән очрашты. Кремльдә узган очрашуга Өремче шәһәре татар мәдәни җәмгыятенең мактаулы рәисе, Өремченең элеккеге мэры Рәкыйп Аббасов, Синзянь авыл хуҗалыгы университеты профессоры Хәмит Хәкимов, Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Казан югары уку йортларында укучы татар студентлары кураторы Турсунтай Галиев, Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Голҗа Финанс институты доценты Фатыйма Әхтәмова килгән иде.

Бүген ерак Чин илендә яшәүче милләттәшләребезнең ата-бабалары бу җирләргә 150 еллар элек килеп урнашкан. Үз көчләре белән мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырып, шунда балаларына ана телен, мәдәниятен өйрәткән, дин гыйлемен төшендергән. Шул рәвешле, Кытайда яшәүче татарларның берничә буыны тәрбияләнергә өлгергән. Бүген очрашуга килгән өлкән буын милләттәшләребез Кытай илендә туып-үскән буын. Бу буынның чит халыклар арасында яшәп тә, телне, гореф-гадәтләрне саклап калуына нәкъ менә татар мәктәпләре, әдәби кичәләр, гаиләдәге милли тәрбия ярдәм иткән. Аларның барысы да белемле һәм зыялы, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр. “Арабызда вуз профессорлары, табиблар, депутатлар, шагыйрьләр һ.б. өлкәләрдә танылучылар күп”, -ди Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Турсунтай Галиев.

Өремче шәһәре татар мәдәни җәмгыятенең мактаулы рәисе 83 яшьлек Рәкыйп Аббасов сүзләренә караганда, татарлар бу җирләрдә гомер-гомергә үз милләтләре өчен генә түгел, башка халыкларга мәгърифәт орлыкларын салуда, аң-белемле итүдә зур роль уйнаган. Аның хәбәр итүенчә, Кытай Халык Республикасы рәисе Ху Цзиньтаоның 2007 елның мартында Россиягә сәфәре кысаларында Татарстанга килүен Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары киң яктырткан. Ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Кытай лидерының очрашуын сурәтләгән фотолар күп басмаларның беренче битенә урнаштырылган. Кунак шундый газеталарның берсен бүген Минтимер Шәймиевкә бүләк итте. “Кытай лидерының Татарстанга сәфәре яктыртылганнан бирле бу илдә Татарстан, татарлар белән кызыксыну артты. Безнең биредә яшәүче халыклар арасындагы абруебыз тагын да күтәрелде”, -дип ассызыклады Рәкыйп ага.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарихи ватаннарыннан читтә яшәп танылу алган Кытай татарларына соклануын белдерде. “Күрәсең, сезнең нәселләрегез көчле булган. Һәркайсыгыз зур уңышларга ирешкән, дәрәҗәле кешеләр. Чит халыклар арасында хөрмәткә ия булуыгыз бик зур мәртәбә”, -ди Минтимер Шәймиев. Татарстанның беренче Президенты ерак араларны якын итеп тарихи Ватаннарына килгән милләттәшләребезгә рәхмәт белдереп, мондый очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк белдерде. Аның искәртүенчә, ике арадагы элемтәләрне югалтмыйча, бәйләнешләрне тагын да ныгытып яшәргә кирәк.

Бүген Кытайда яшәүче 1 млрд. 300 млн. нан артык халык арасында татарларның саны күлдәге бер тамчыны гына хәтерләтә. Биредә 5800 ләп миллләттәшебез гомер кичерә. Аларда туган телен, татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, бер сүз белән әйткәндә татарлыгын саклап калу омтылышы бүген тагын да көчлерәк. Күпсанлы милләт арасында яшәү яшьләргә телне югалту куркынычы белән яный. Өстәвенә, аерым татар мәктәпләре юк, ә тел, нигездә факультатив дәресләрдә, гаиләдә өйрәтелә. Сабантуйлар, Тукай кичәләре уздырыла.“Телнең югалуына юл куярга ярамый. Шуңа яшьләребезне Татарстанга җибәреп туган телне, мәдәниятыбызны яхшырак өйрәтәсебез, гореф-гадәтләрне төшендерәсебез килә”, -дип белдерде журналистлар белән әңгәмәдә Синзянь авыл хуҗалыгы университеты профессоры Хәмит Хәкимов.

Голҗа шәһәре татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Казан югары уку йортларында укучы татар студентлары кураторы Турсунтай Галиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанның югары уку йортларында Кытайдан 48 татар студенты белем ала. Беренче чыгарылыш 2011 елда булачак. “Кытайда аз санлы милләтләрне бушка укыталар. Балаларыбыз анда да вузларда укый ала. Ләкин безгә чит җирләрдә яшәгәч, белем алу гына җитми, туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнергә дә кирәк. Ә моны бары Татарстан гына бирә ала”, -ди ул. Турсунтай Галиевнең тел төбеннән аңлашылганча, Казанда белем алып кайткан татар яшьләре милләтне агартуда өлкән буынның дәвамчылары булырга тиешле кешеләр. Алар киләчәктә Кытайда татарларга ана телен, мәдәниятен таныту белән шөгыльләнергә, “мин- татар” дип әйтерлек буын тәрбияләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International