Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасы Президенты киңәшчесе, ИИРның Ислам культурасы һәм элемтәләр оешмасы башлыгы, доктор Мехди Мостафави белән очрашты.
13 октябрьдә Казанга Мехди Мостафави җитәкчелегендә Иран делегациясе килде. Кунаклар ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фарсы шагыйре Хафизны искә алуга багышланган әдәби кичәдә катнаштылар, Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын карадылар. Алар шулай ук Россия ислам институтында фарсы теле бүлмәсе ачылуда катнашты.
"Бу очрашуга мин бик шат, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. - Соңгы елларда Иран белән мәдәни, тарихи элемтәләрне яңарту мөмкинлеге туды, бу зур әһәмияткә ия һәм безнең өчен кадерле. Ике арада ныклы хезмәттәшлек үсеш алачагына ышанам, киләчәктә дә шулай булачагына шигем юк".
Минтимер Шәймиев Казанда Хафиз шигырьләре җыентыгын татар телендә әзерләргә тәкъдим итте. "Иҗат төркеме оештырырга кирәк, яхшы тәрҗемә булырга тиеш. Аның шигырьләре революциягә кадәр үк рус теленә тәрҗемә ителгән иде. Әйдәгез үз алдыбызга шундый бурыч куябыз, без моны эшләргә тиеш", - дип әйтте ул. Татарстанның беренче Президенты хәзер бөек татар шагыйре Г.Тукай шигырьләрен аның юбилеена багышлап фарсы телендә нәшер итү буенча эш бара, дип белдерде.
Очрашуда кино төшерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар. Хәзер Татарстан турында документаль фильм төшерелә. "Иран Ислам Республикасының Татарстан кинематографиясен үстерүгә ярдәм итәргә омтылышы бик мөһим", - дип белдерде ТР Дәүләт киңәшчесе.
Ул шулай ук "Татарстан Республикасы мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" тарихи һәйкәлләрен торгызу буенча зур проект турында сөйләде, проект хәзерге вакытта "Яңарыш" Республика фонды тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырыла.
Иран Ислам Республикасы Президенты киңәшчесе Мехди Мостафави очрашу мөмкинлеге һәм җылы кабул иткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.
"Сезнең берничә ел элек безнең республикага килүегез ике арада җитди мөнәсәбәтләр урнаштыруга беренче адым булды. Татарстанда Иранның Генераль консуллыгы ачылды. Казан, Татарстан турында бары тик уңай тәэсирләр генә калды" - дип белдерде Мехди Мостафави.