Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО башкарма советы сессиясе утырышында чыгыш ясады

2010 елның 12 октябре, сишәмбе

Парижда, ЮНЕСКОның штаб-фатирында ЮНЕСКО башкарма советының 185 нче сессиясе тантаналы төстә ачылды. Анда 58 илдән вәкилләр, шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Сессия кысаларында “2010 елгы мәдәниятара диалог һәм дөнья мәдәнияте контекстында сәясәтне яңадан карау” дигән темага фикер алышулар үткәрелде. Татарстанның беренче Президенты өч докладчының берсе булды. Ул үз чыгышында цивилизацияара каршылык көчәю шартларында нык үскән күп кенә илләрдә цивилизацияләр арасында уңышлы хезмәттәшлек һәм диалог алып бару тәҗрибәсе яшәп килүен билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасын мисал итеп китерде. “Дөньядагы соңгы вакыйгаларның барышын һәм аларның төп тенденцияләрен аңлар өчен “Татарстан моделе” дигән күренешне искә алырга кирәк. 90 нчы елларда, җәмгыятьтә киеренкелек үзенең югары ноктасына җиткәндә, Татарстан иҗтимагый һәм милләтара тотрыклылыкны үз үсеш моделенең нигезе итте”, - диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев шулай ук хәзерге вакытта “Яңарыш” республика фонды тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасының мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” тарихи һәйкәлләрен яңадан торгызу проекты хакында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм “Зөя утрау-шәһәрчеге” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеенда уникаль мөселман һәм православие ядкәрләре саклана. Ул тиздән борынгы һәйкәлләрнең икесе дә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертеләчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең докладын фикер алышуда катнашкан ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова һәм ЮНЕСКО башкарма советы рәисе Элеонора Митрофанова игътибар белән тыңлады.

Ирина Бокова билгеләп үткәнчә, ул Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проекты турында күп нәрсә ишеткән. “Миндә аңа карата аерым мөнәсәбәт, чөнки милләтем буенча мин – болгар. Мин әлеге проектның гамәлгә ашырылуын һәм бу өлкәдә тарихчыларның тикшеренүләрен зур кызыксыну белән күзәтәчәкмен”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев чыгышының әһәмиятенә басым ясап, Элеонора Митрофанова болай дип белдерде: “Минтимер Шәймиевнең тәҗрибә кешесе булуы аеруча мөһим. Әлеге проблеманы хәл итү өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм теоретиклар шактый булса да, эштә, үз куллары белән үз шәһәре һәм төбәгендә “дөнья мәдәниятен” торгызган кешеләр күп түгел. Минтимер Шәймиев шулар рәтенә керә”.

Фикер алышулар төгәлләнгәннән соң ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистларның сорауларына җавап бирде. “Безнең мөселман һәм православие һәйкәлләрен яңадан торгыза башлавыбыз – сәяси ихтыяр һәм кеше омтылышлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган диалогның бер формасы. Мин үз докладымда бу хакта да сөйләдем”, - дип шәрехләде ул үзенең чыгышын.
Искәртеп узабыз, Минтимер Шәймиевне сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International