11 октябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында ЮНЕСКО Башкарма комитетының 185 нче сессиясендә катнаша.
Ул дөнья мәдәниятен яңача күзаллауга багышланган “2010 елда мәдәниятара диалог: дөнья мәдәнияте контекстында сәясәтне аңлау” дигән тематик дискуссиядә чыгыш ясаячак. Минтимер Шәймиев дискуссиядә катнашучыларны Татарстандагы конфессияара һәм милләтара татулык үрнәгендә Россиядә мәдәниятләр диалогы һәм аларның үзара йогынтысына бәйле уңышлы тәҗрибә белән таныштырачак.
Минтимер Шәймиевне сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов озатып йөри, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.