Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле галим Миркасыйм Госмановның вафат булуы сәбәпле, аның хатыны Салисә Госманованың кайгысын уртаклашты.
"Татарстан Республикасы, татар халкы кайтарып алгысыз авыр югалтуга дучар булды. Татарстанның иң яңа тарихын булдыруга, татар халкының телен, мәдәниятен һәм милли үзаңын торгызуга бәяләп бетергесез өлеш керткән кеше безнең арабыздан китте. Төрки тарихы буенча зур абруйга ия белгеч, фәнне оештыруга күренекле өлеш керткән талантлы, күпкырлы акыл иясе буларак, ул минем фикердәшем иде.
Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исән чагында ук Татарстан тарихында якты эз калдырды. Ул халкыбыз күңелендә Чын Кеше - Мөгаллим, мәшһүр татар галиме булып мәңгегә калыр", - диелә кайгы уртаклашу телеграммасында.