10 октябрьдә Татарстан Республикасы ТР Дәүләт киңәшчесе хәләле белән ТР муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты.
Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым белән бергә Кадет мәктәбендө урнашкан 59 нчы сайлау участогында тавыш бирде. ТР Дәүләт киңәшчесе журналистлар белән очрашты һәм сорауларга җавап бирде.
“Искиткеч көн, алтын көз, моннан тыш, бүген Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне – бу бәйрәм минем өчен үзенчәлекле, чөнки мин аны һөнәри бәйрәмем дип саныйм”, - диде әңгәмә башында Минтимер Шәймиев.
Ул бүгенге сайлауларның әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. “Җирле үзидарә вәкилләренең хокуклары күбрәк булуын теләр идек”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.
“Хакимиятнең республика органнарыннан торган эшләрне мөмкин булганча барысын да хәл итәргә тырышабыз, әмма хакимиятнең җирле органнары күбрәк акча эшли алсын өчен федераль законның, салым кодексының үзгәрүе кирәк. Хәзер бу мәсьәлә карала”, - диде ТР Дәүләт киңәшчесе.
“Җирле үзидарә органнарына әзерлекле, хөрмәткә лаеклы кешеләр килә. Бу бик мөһим”, - дип тәмамлады М.Шәймиев.