30 сентябрь көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Зенит” банкы” ААҖ директорлар советы рәисе Алексей Соколов белән очрашты.
Минтимер Шәймиев Алексей Соколовны “Зенит” банкының 15 еллыгы белән котлады һәм банкка күпьяклы эшчәнлегендә уңышлар теләде. Ул шулай ук борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызуда “Зенит” банкы төременең катнашуы турында 2010 елның 7 июлендә имзаланган меморандумны гамәлгә ашырудагы эшчәнлеге өчен банк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Меморандум нигезендә, “Зенит” банкы 2010-2013 елларда ике тарихи объект – Болгардагы Кече манара һәм Зөядәге Сергиев чиркәвен төзекләндерүне һәм тиешле хәлдә тотуны финанслау буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды.
Бүгенге әңгәмә барышында Алексей Соколов Минтимер Шәймиевкә “Зенит” банкының меморандум буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта үтәячәгенә ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.