2010 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл белән телефоннан сөйләште. Төркия Республикасы башлыгы М.Ш. Шәймиевне Бодрумга ял итәргә килүе уңаеннан сәламләде, ял шартлары белән белән кызыксынды һәм иминлек теләде.
М.Ш. Шәймиев Төркия Президентына үзенә илтифат күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм республикадагы иҗтимагый-сәяси вазгыятьне кыскача тасвирлап бирде. Шулай ук ул Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы күпьяклы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм соңгы елларда Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасында урнашкан игелекле мөнәсәбәтләрнең киләчәктә дә үстерелүенә юнәлтелгән мөнәсәбәтләрнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Үз нәүбәтендә Абдуллаһ Гөл тугандаш халыклар дуслыгының алга таба ныгый барачагына ышаныч белдерде, шулай ук М. Шәймиевне Ураза бәйрәме белән котлады, әлеге зур бәйрәм уңаеннан Татарстан халкына һәм Президент Рөстәм Миңнехановка кайнар сәламен тапшырды.
Ә аннан алдагы көнне Шәймиевләр гаиләсен Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу ихлас тәбрикләде. Ул Татарстанның Беренче Президентына ИКО илләре белән күпкырлы хезмәттәшлек урнаштыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге актив эшне дәвам итү Россия Федерациясе һәм ИКО илләренең үзара аңлашуын арттыруга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.