Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә Дәүләт Советының һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды. РФ икътисадын модернизацияләү һәм технологик яктан үстерү комиссиясе белән берлектә үткән утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.