28 августта Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Свияжск утрау-шәһәрчегендә Ат сарае биналары комплексын торгызу буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектын чынга ашыру кысаларында Ат сарае биналары комплексын торгызу һәм төзекләндерү белән “Татспиртпром” ААҖ шөгыльләнә. “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы рәисе Илдар Халиков Ат сарае комплексы проектын тәкъдим итте. Анда ат абзары, трактир, җәен атлар өчен тору урыны, җәйге арбалар, кареталар экспозициясе һәм башка биналар бар. Туристларга һәм балаларга атта йөрү өчен манеж каралган. Илдар Халиков сүзләренчә, Ат сарае Свияжскиның туристлык үзәгенә әйләнәчәк. Бу объектта туристлар өчен сувенирлар сату урыны, трактир, ял итү урыннары һ.б. булачак.
“ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды” Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ат сараен Свияжскинын туристлык үзәгенә әйләндерү идеясен хуплады һәм хәзер бу комплексны файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк дип ассызыклады.
Утырышта проект буенча фикер алышканда кызыклы идеяләр һәм тәкъдимнәр белдерелде, алар «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан әзерләнгән проектны эшләү вакытында исәпкә алыначак.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Ирек Фәйзуллин, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов һ.б. катнашты.